Район башлыгы мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре белән очрашты

2024 елның 4 марты, дүшәмбе

Бүген Мәгариф йортында муниципаль район мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре өчен гомуми мәсьәләләр буенча киңәшмә узды.

Чарада шулай ук район башлыгы Рәгать Хөсәенов һәм аның урынбасары Сергей Тимаков катнашты.

Киңәшмәдә мәгарифнең актуаль мәсьәләләре тикшерелде, ахырда хатын-кызларны якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар көне белән котладылар.

Район башлыгы аларга бәхет, сәламәтлек, эшләрендә һәм шәхси тормышларында уңышлар теләде.

Шулай ук 15-17 март көннәрендә өч көн дәвамында Россия Президентын сайлаулар узачагын искәртте, актив гражданлык позициясе күрсәтергә чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International