Алар хәзерге вакытта кыска вакытлы ялда. Район башлыгы Рәгать Хөсәенов ялга кайтучы хәрбиләр төркеме белән даими очрашып тора.
Очрашу җылы атмосферада, чәй өстәле артында узды. Монда шулай ук район башлыгының урынбасарлары, хезмәт күрсәтүче оешма җитәкчеләре дә катнашты.
Рәгать Хөсәенов хәрбиләрдән туганнарына һәм якыннарына нинди ярдәм кирәклеген сораштырды. Шулай ук үзләреннән хәрби хезмәтнең ничек узуы хакында сорады. Моннан тыш хәрби операция зонасына кирәкле әйберләр исемлеген төзергә дип күрсәтмә бирде.