Бүген мэриянең утырышлар залында Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов Лениногорск хәрҗиләре өчен, шулай ук Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә яшәүчеләр өчен гуманитар ярдәм җыю мәсьәләсе буенча оештыру киңәшмәсе үткәрде.
Залда сәнәгать предприятиеләре, хезмәт күрсәтүче һәм иҗтимагый оешма җитәкчеләре һәм хәрбиләр катнашты.
Район башлыгы Рәгать Хөсәенов махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен гуманитар ярдәм җыю дәвам итә, кирәкле әйберләр исемлек буенча һәм сугышчыларның мөрәҗәгатьләре буенча сатып алыначак, дип хәбәр итте.
Исегезгә төшерәбез, хәзерге вакытта Лениногорскида Куйбышев урамы, 21 йорт, «Бердәм Россия»офисы адресы буенча гуманитар ярдәм җыю пункты үз эшен дәвам итә. Телефон: 8-85595-5-16-11, эш режимы 8:00дән 17: 00гә кадәр.
Киңәшмәдә шулай ук безнең районнан мобилизацияләнгән кеше чыгыш ясады, ул барлык катнашучыларга хезмәтнең ничек үтүе, гуманитар ярдәм китерү буенча конкрет нәрсәләр кирәклеге турында сөйләде, шулай ук туклану буенча проблемалар булмавын хәбәр итте.
Ахырда Лениногорск районы башлыгы урынбасары Сергей Тимаков чыгыш ясады, ул 15-17 мартта узачак Россия Федерациясе Президентын сайлаулар турында искәртте.