Лениногорск районының хөрмәтле үзмәшгульләре!

2024 елның 4 марты, дүшәмбе

7 март көнне 13:00 сәгатьтә Мәдәният сараенда «Лениногорскида җитештерәбез» дигән үзмәшгульләр күргәзмә-ярминкәсе узачак.

Ул сезгә актуаль, сыйфатлы һәм көндәшлеккә сәләтле продуктларны күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк. Ярминкә тәҗрибә уртаклашу, яңа клиентлар табу һәм үз продуктларын пропагандалау өчен искиткеч мөмкинлек булачак, чакырылган кунаклар  төрле сувенирлар һәм тәм-томнар сатып ала алачак.

Күргәзмә-ярминкәдә катнашу өчен Лениногорск районының икътисад бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк: Кутузов урамы, 1 йорт (кабинет № 28, 3 кат), белешмәләр өчен телефон: 5-19-26. Гаризаны 6 мартка кадәр тапшырырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International