1 март көнне «Исток-Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Үзәк мәйданда «Без-сәламәт буын»дигән темага акция үткәрде.
Акциянең максаты халыкка әлеге авыруларның барлыкка килү сәбәпләре һәм аларны профилактикалау ысуллары турында мәгълүмат бирү, шулай ук сәламәт яшәү рәвешен һәм үз сәламәтлегенә игътибарлы мөнәсәбәтне үстерү иде.
Чара кысаларында психолог ВИЧ һәм СПИД турында мәгълүматны үз эченә алган листовкалар һәм буклетлар таратты. Моннан тыш, акциядә катнашучылар сораулар бирергә һәм белгечтән консультация алырга мөмкинлек алдылар.