Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге хезмәткә чакыра

2024 елның 29 феврале, пәнҗешәмбе

Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге Эчке эшләр органнарына Россия Кораллы Көчләрендә хезмәт иткән, урта (тулы) гомуми белеме булган һәм шәхси һәм эшлекле сыйфатлары, физик әзерлеге һәм сәламәтлеге буенча полиция хезмәткәре вазифасын үтәргә сәләтле  яшь кешеләрне эшкә чакыра.

Кече җитәкчелек составы өчен эчке эшләр органнарына хезмәткә керүнең иң чик яше - 35 яшь, урта һәм өлкән җитәкчелек составы өчен - 40 яшь.

Тулы   социаль пакет:
- хезмәткәрләр форма киемнәре белән тәэмин ителә;
- торак урыны төзү яки сатып алу өчен бер тапкыр бирелә торган социаль түләү алу мөмкинлеге;
- торак алган өчен акчалата компенсация бирү;
- карьера үсеше;
- 30 календарь көннән еллык түләүле отпуск, 7 көннән өстәмә отпуск һәм башкалар.

Эшкә урнашу мәсьәләләре буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлегенә (Лениногорск шәһәре, Агадуллин ур., 20, 1 ст.), яки 2-72-41, 8(917)267-53-35, 8(917)901-47-22  телефоннары буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International