Мәгариф идарәсе базасында, Татарстан Республикасында Гаилә елы чаралары кысаларында, "Үсеп килүче буынны тәрбияләүдә әтинең роле" темасына әтиләр конференциясе узды.
Балаларны тәрбияләүдә әтинең роленең юнәлешләре һәм нәтиҗәле алымнары турында фикер алыштылар.
Конференциядә муниципаль районның Ветераннар советы әгъзалары, Әтиләр советы вәкилләре, мәктәп директорларының тәрбия эше буенча урынбасарлары, сыйныф җитәкчеләре, тәрбия эше буенча киңәшчеләр, ата-аналар катнашты.