2024 елның 24 февралендә Теннис Холлда 13 яшькә кадәрге егетләр арасында ялгыз разрядта Ватанны саклаучылар көненә багышланган теннис буенча турнир узды.
Ярышлар «Теннис Холл»спорт корылмасында шөгыльләнүче тәрбияләнүчеләр арасында узды. Уеннар түгәрәк системасы буенча, 7 очкога кадәр тайм-брейк форматында уздырылды.
Егетләр арасында җиңү яуладылар:
1 урын-Исрафилов Сәид (Юниор-3)
2 урын-Калугин Тимофей (Юниор-3)
3 урын-Ладжаров Абдукарим (Юниор-3)
Җиңүчеләрне лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз. Спортчыларга яңа җиңүләр һәм рекордлар телибез.