Лениногорскида батырлык сәгате уздырылды

2024 елның 22 феврале, пәнҗешәмбе

Лениногорск балалар сәнгать мәктәбе базасында  Лениногорск районы социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече тарафыннан Ватанны саклаучылар көненә багышланган батырлык сәгате уздырыла.

Дәрес барышында балалар бәйрәм тарихы белән таныштылар. Шулай ук яклаучының нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеге турында да фикер алыштылар. Чарада катнашучылар Россия һәм Советлар Союзы Геройларының батырлыклары турында сөйләделәр.

Әңгәмәдән соң балалар конкурс программасында бик теләп катнаштылар, аның барышында алар зирәклек, тизлек һәм беренче ярдәм күрсәтү осталыгында көч сынаштылар.

Ахырда катнашучылар кечкенә бүләкләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International