Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Татарстан Республикасы товар базарларында конкурентлы мохит мониторингы максатында эшкуарлык эшчәнлеге субъектлары һәм халык арасында социологик сораштырулар үткәрә.
❗ ️Социологик тикшеренүләр агымдагы елның 20 февраленә кадәр Министрлыкның рәсми сайтында «Эшчәнлек» бүлегендә, «Халык һәм бизнес вәкилләре арасында сораштырулар» бүлегендә, тиешле рубрикада онлайн анкета сораштыру үткәрү аша гамәлгә ашырыла.
Районның бизнес вәкилләрен сораштыруларда катнашырга чакырабыз.
Эшмәкәрлек субъектлары арасында үткәрелгән сораштыруга сылтама:
https://mert.tatar.ru/opros-subektov-predprinimatelskoy-deyatelnosti-7386229.htm