2022 елның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясе гражданнарына шәхси счет мәгълүматлары буенча автомат режимда картлык буенча иминият пенсиясе билгеләнә ала.
📌 Картлык буенча иминият пенсиясе автомат режимда түбәндәге шартларны үтәгәндә гражданнарга билгеләнә:
- шәхси счетта барысы да дөрес күрсәтелгән;
-Россия Федерациясе территориясеннән читтә булган эш һәм (яки) башка эшчәнлек чоры юк;
– пенсия яшенә (2024 елда – хатын-кызлар өчен 58 яшь, ир-атлар өчен 63 яшь)ирешелгән;
- кирәкле иминият стажы (2024 елдан ким дигәндә 15 ел)эшләнде;
- индивидуаль пенсия коэффициентларының кирәкле саны тупланган (2024 елда-28,2).
📄 Картлык буенча иминият пенсиясен автомат режимда билгеләү турында гариза белән дәүләт хезмәтләре порталында мөрәҗәгать итәргә мөмкин, әмма картлык буенча иминият пенсиясенә хокук барлыкка килгәнче бер айдан да иртәрәк түгел.
Бүгенге көндә Лениногорск районында картлык буенча иминият пенсиясен автомат режимда билгеләү турында 22 карар кабул ителгән инде.