2024 елның 19 февраленнән тест режимында маршрутлар буенча яңа автобуслар хәрәкәте башлана:
1 нче маршрут (Тубдспансер-тимер юл вокзалы),
2 нче маршрут (Совхоз-Ромашкино)),
5 нче маршрут (тимер юл вокзалы - Чаңгы урамы).
Тест чорында һәр маршрутта 1 автобус йөриячәк. Хәрәкәт 5.30 сәгатьтә 1 нче маршрут буенча тимер юл вокзалыннан, 2 нче маршрут буенча 5.30 сәгатьтә совхоздан, 5 нче маршрут буенча 6.00 сәгатьтә чаңгы урамыннан башланачак.
💰 Юл йөрү бәясе 25 сум, акчалата.
Киләчәктә пассажирлар агымын исәпкә алып даими расписание эшләнәчәк һәм акчасыз түләү өчен терминаллар урнаштырылачак.