15 февральдә Лениногорск районы «Исток - Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы тарафыннан «Терроризм – җәмгыятькә куркыныч»дигән темага презентация чарасы оештырылды.
Презентация кысаларында террорчылык актларының төп төрләре, дөньяда террорчылыкның үсү сәбәпләре каралды. Чарада катнашучылар террорчылык акты янаган очракта саклык чаралары һәм тәртип стратегияләре турында мәгълүмат алдылар. Террорчылык янауларыннан саклануның уңышлы программалары һәм ысуллары мисаллары китерелде.