Бүген район башлыгы Рәгать Хөсәенова хезмәт күрсәтүче оешмалар җитәкчеләре белән чүп-чар чыгару һәм карны чистарту мәсьәләсе буенча оператив киңәшмә үткәрде.
Рәгать Галиәгзам улы чүп чыгару белән шөгыльләнүче оешмага йорт эчендәге территорияләрдән һәм шәхси сектордан чүп чыгару эшен көчәйтергә кушты.
Моның өчен хезмәт күрсәтүче оешмаларга керү юлларын вакытында чистартырга, чүп - чарны төяүдә һәм чыгаруда ярдәм күрсәтергә кирәк. Шулай ук аларга ишегалды территорияләрен, түбәләрне боздан һәм кардан чистарту эшләрен дәвам итү бурычы куелды.
«БлогСтройДорхоз» АҖнә урамнарны, тротуарларны чистартуны көчәйтергә, полигонга көн саен кар чыгаруны оештырырга.