Лениногорскида Әфганстаннан гаскәрләрне чыгаруның 35 еллыгына багышланган митинг узды

2024 елның 15 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Лениногорскида Әфганстаннан гаскәрләрне чыгаруның 35 еллыгына багышланган митинг узды.

Интернационалист сугышчылар һәйкәле янында Әфган сугышы һәм башка кораллы конфликтлар ветераннары, һәлак булган сугышчыларның туганнары, ветераннар һәм яшьләр оешмалары вәкилләре җыелган.

Чарада район башлыгы Рәгать Хөсәенов, аның урынбасары Сергей Тимаков, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлнара Вәгыйзова, Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы, «Запастагы офицерлар» иҗтимагый оешмасы рәисе Владимир Золотухин, Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы, «Юнармия» иҗтимагый хәрәкәте штабы начальнигы Илья Мишин һәм башкалар катнашты.

2011 елдан Россиядә Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгару тәмамлануның еллыгын рәсми рәвештә билгеләп үтәләр. 15 февральдә нәкъ менә шушы көнне 35 ел элек совет солдатлары белән соңгы колонна чикне үтеп, туган якларына әйләнеп кайта.

Бүген бөтен ил Сезнең батырлыгыгызны һәм сугыш кырыннан әйләнеп кайтмаганнарның батырлыгын зур хөрмәт белән искә ала, диде район башлыгы Рәгать Хөсәенов.

Ул билгеләп үткәнчә, ветераннар бүген дә сафта, яшьләргә патриотик тәрбия бирүдә актив катнашалар, ул  барысына да нык сәламәтлек, бәхет һәм тыныч күк теләде.

Әфган сугышы елларында сугыш хәрәкәтләрендә Татарстанда туган 11,5 мең кеше катнаша, Лениногорск районыннан сугышка 260 егет китә, 10 ир-егет чит җирдә һәлак була.

Митингта катнашучылар һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International