Лениногорск социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Кошларга ярдәм акциясе узды

2024 елның 14 феврале, чәршәмбе

13 февральдә социаль педагог Исаева Мария Лениногорск муниципаль районында «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге волонтерлары белән берлектә «Кошларга ярдәм итәчәкбез»дигән акция оештырды.

Чарада балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучылар катнашты.

Балалар үз куллары белән ясаган савытларны урамга алып чыгып элделәр һәм азык салдылар.

Бу чара кошларга ярдәм итүгә игътибарны җәлеп итү өчен үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International