Лениногорск балалар бакчасы тәрбиячеләре «Ел тәрбиячесе»конкурсының зона этабында катнаштылар

2024 елның 13 феврале, сишәмбе

8 февральдә Бөгелмә шәәһәрендә «Ел тәрбиячесе 2024» республика конкурсының зона этабы узды.

Конкурсның зона этабында дүрт районнан 12 педагог катнашты: Лениногорск (Таймухина Татьяна Александровна, 10 нчы балалар бакчасы тәрбиячесе, Әхмәдиева Миләүшә Шакир кызы 24 нче балалар бакчасы тәрбиячесе, Низамова Светлана Генадьевна 17 нче балалар бакчасы тәрбиячесе), Баулы, Ютазы, Бөгелмә районнарыннан сайлап алу туры узды. Конкурсантлар жюри әгъзаларына үзләренең чыгышларын лаеклы тәкъдим иттеләр: «Минем педагогик табышым», «Балалар белән педагогик чара»презентацияселәре бар иде. Зона этабы тәмамланганнан соң, конкурста катнашучылар март башында игълан ителәчәк нәтиҗәләрне көтәләр.

Педагогларыбызга «Ел тәрбиячесе 2024 " конкурсының республика этабында җиңүләрен һәм катнашуларын телибез!!!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International