«Логос " үзәге белгечләре һәм волонтерлары хезмәт ветераннары янына бардылар

2024 елның 12 феврале, дүшәмбе

«Логос» балалар һәм яшьләргә психологик - педагогик ярдәм үзәге белгече Диләрә Мортазина һәм волонтерлар: Клинжев Артур, Гайфуллин Әмир, Чернова Амиса, Хәйбуллова Виктория,Никифорова Милена, Минзина Эвелина һәм Гәрәев Илдар хезмәт ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш балалары - Кузьмичева Мария Яковлевна һәм Сальманова Илдус Галимҗан улы белән очраштылар .

Балалар Мария Яковлевнага фатирны җыештыруда ярдәм иттеләр. Аннары ветеран сугыш һәм сугыштан соңгы авыр вакытлар турында,  шигырьләр сөйләде.

Илдус Галимҗан улының йорт яны территориясен кардан чистартуда ярдәм иттеләр.

Ветераннарыбыз Мария Яковлевна һәм Илдус Галимҗан улына сәламәтлек, иминлек һәм озын гомер телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International