Янгынның сәбәбе-җылыту мичләренең һәм төтен чыгару урыннарының дөрес төзелмәве һәм төзексезлеге

2024 елның 12 феврале, дүшәмбе

11 февральдә Керкәле авылы,  Советская урамында шәхси мунча янган.

66 нчы янгын сүндерү бүлегенә ут капкан мунчаның хуҗалары шалтыратып хәбәр иткән. Янгын сүндерүчеләрне мунча хуҗасы булган хатын-кыз каршы алган. Ул мунча эчендә беркем дә булмавын аңлаткан.

Ә мунча инде бу вакытта янгын белән камап алынган булган. Ут 18 квадрат метр мәйданда булган мунча һәм аның тирә-як корылмаларын юкка чыгарган.

Янгын сүндерү хезмәте бүлегендә ут кабуның сәбәбе - мунча миче, төтен чыгару юлларының дөрес ясалмавы һәм аларның төзек булмавы диләр. Алар, шулай ук, мунчаларда янгын чыгуның иң еш очрый торган сәбәпләре - янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу, мичләрне эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу булуына басым ясыйлар.

Мунча, камин, мичләрне эксплуатацияләгәндә, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк. Мунча төзегәндә яки мич һәм камин проектлаганда, янгын куркынычсызлыгы –  иң мөһим факторлар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International