Бүген, 19 декабрьдә, Лениногорск шәһәренең Никахлашу сараенда махсус хәрби операциядә катнашучы Николай һәм аның сөйгәне Регина никахларын теркәделәр.
Яшь гаиләне Лениногорск районы ГХАТ бүлеге башлыгы Елена Миңнегалямова һәм Лениногорск районы Советы Аппараты җитәкчесе Руслан Минһаҗев котлады.
Яңа өйләнешкәннәрне бәйрәм белән котлыйбыз, тынычлык, мәхәббәт һәм гармония телибез!