Лениногорск ЗАГС бүлегендә махсус хәрби операциядә катнашучы никахын теркәде

2023 елның 8 декабре, җомга

Бүген Лениногорскиның ЗАГС бүлегендә  махсус хәрби операциядә катнашучы ир-ат сөйгәне белән никахын рәсми рәвештә теркәде.

Хәрби хәзерге вакытта ялга кайткан һәм сөйгәне белән мөнсәбәтләрен законлаштырды.

Алар никахны теркәү актларына үзләренең имзаларын куйдылар. ЗАГС белгече аларга гаиләнең беренче документын - язылышу турында таныклык тапшырды.

Хәрби Ф. һәм кәләш Ильмира Тәлгатовнаны яңа гаилә барлыкка килү белән Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлнара Вагизова котлады. Аларга гаилә бәхете, исәнлек, матур тормыш теләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International