Район башлыгы Рәгать Хөсәенов ялган кайткан мобилизацияләнгән хәрбиләр белән очрашты.
Очрашу, гадәттәгечә, җылы атмосферада, чәй өстәле артында, гади итеп аралашып узды. Монда шәһәрнең төрле хезмәт вәкилләре дә катнашты.
Менә тиздән хәрбиләрнең мобилизацияләнүләренә 1 ел була. Аларны монда көтеп торучыларга да, хәрбиләрнең үзләренә дә шактый вакыт бит бу. Очрашуга килүче хәрбиләрнең беренче тапкыр гына отпускка кайтулары иде. Рәгать Хөсәенов: “Без үзебезнең якташлар өчен борчылып торабыз. Ял итеп, якыннарыгыз белән күрешү – бик яхшы. Тиз арада туган якларга кайтуыгызны көтеп торабыз”, - диде.
Район башлыгы хәрбиләргә якын көннәрдә үзенең командасы белән чираттагы гуманитар ярдәмне илтергә барачак. Шунлыктан ул хәрбиләрдән беренче чиратта нәрсәләр кирәк булуын сорашты. Алар генератор, тепловизор, УАЗ автомобиленә запчастьлар һәм машина ачкычлары дип әйттеләр.
Очрашу ахырында Рәгать Хөсәенов хәрбиләргә исән-имин кайтуларын теләде.