2023 елның 1 мартыннан төзелешләрдән ераклык буенча нормалар үзгәрде.
Ачык утны, ераклык әгәр теләсә кайсы төзелешкә кадәр 15 метрдан ким булмаса гына кабызырга мөмкин. Әгәр дә чүп-чар яндырырга уйласагыз, моны биналардан ераграк эшләү яхшырак.
Чүп-чарны ачык ысул белән 30 см тирәнлектәге чокырда, котлованда яндырырга кирәк.
Ябык урында, мәсәлән, мичкә утны, әгәр биналарга кадәр 7,5 метрдан ким булмаса, кабызырга мөмкин.
Учакны җилсез һава торышында һәм барлык саклык чараларын үтәп кенә кабызырга мөмкин.
Әгәр нормалар бозылса, участок, дача һәм шәхси йортларның хуҗаларына кисәтү ясалачак яки 5000-15000 штраф билгеләнәчәк.
Әгәр дә янгын чыкса, җәза нәтиҗәләргә бәйле булачак. Әгәр йорт янса, ут урманга күчсә яки кешеләр зыян күрсә, җинаять җаваплылыгы да булырга мөмкин.
Янгынны ачыклаганда шунда ук 101, кәрәзле телефоннан 101 яки 112 телефоннары аша хәбәр итегез!