«Лениногорск урманчылыгы» белгечләре «Россия чишмәләре»конкурсында беренче урынны яуладылар

2023 елның 26 сентябре, сишәмбе

«Россия чишмәләре»конкурсына йомгак ясалды.

Конкурс шартлары буенча, команда тупларга, чишмәләрне төзекләндерү проектын эшләргә һәм гамәлгә ашырырга, аларны чистарту буенча экологик чаралар үткәрергә һәм табигатьне саклау проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итәргә кирәк иде.

Конкурс нәтиҗәләре буенча 1 нче урынны «Лениногорск урманчылыгы»командасы алды. Урманчылык белгечләре быел Лениногорск муниципаль районының Шөгер һәм Подлесный авыллары янында урнашкан  «Дон» һәм «Ностальгия» чишмәләрен төзекләндерделәр.

Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International