Әлеге гарантия экспортлаучы компаниягә (кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен генә) бюджеттан компенсациягә салым декларациясендә күрсәтелгән НДС суммасын, камераль тикшерү тәмамлануын көтмичә, декларация тапшырылганнан соң 10 эш көне эчендә алырга мөмкинлек бирә.
Төп параметрлар:
• гарантия суммасы 10 000 000 сумнан артмый
• гарантия вакыты 11 айдан артмаска тиеш
• гарантия бәясе-5 000 сум (фиксацияләнгән бер тапкыр кулланыла торган комиссия)
• бизнес хуҗаларын тәэмин итү – поручительство
Төп өстенлекләре:
• минималь документлар пакеты
• тиз карау
• гарантия бәясе кредит ставкаларыннан түбәнрәк
• предприятие эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру
Сертификат алу белән кызыксыну очрагында 28.09.2023 гә кадәр электрон tatexport@yandex. электрон почта адресына түбәндәге мәгълүматны җибәрергә кирәк:
1) компаниянең исеме
2) компаниянең ИНН
3) компания вәкиле (ФИАи, вазифа)
4) телефон номеры
5) электрон почта адресы