ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы «Татнефть» компаниясе белән берлектә 1-30 сентябрьдә «Игелекле эшләр эзләре буенча»республика экологик марафонын үткәрә.
23 сентябрьдә Лениногорск муниципаль районы үз муниципаль районында экологик чаралар үткәрү өчен Бөгелмә районыннан эстафетаны кабул итте. Экологик марафонда гомуми белем бирү учреждениеләренең 1-11 сыйныф укучылары катнашты. Марафон кысаларында мәктәпләрдә территорияне чистарту буенча квест-уеннар, экологик тематикага ЭКОквиз-онлайн викториналар, агачлар утырту, экологик турлар уздырылды.
Республика экологик марафонын үткәрү өчен муниципаль мәйданчык булып 8нче урта гомуми белем бирү мәктәбе тора: җитәкчесе – Сергеева Е. Н., җаваплы зат – биология укытучысы Кутасова Н.К. 9нчы сыйныф укучылары «МойЭкоДень» өмәсе кысаларында «Яхшы эшләр эзләре буенча» экологик чара үткәрделәр: Лениногорск урман-парк зонасы чишмәләрен һәм сулыкларын җыештырдылар.
Экологик марафон ахырында эстафетаны Актүбә бистәсенә тапшырдылар.