Төзелеш сәүдә челтәрләрен тәэмин итүче көне

2023 елның 21 сентябре, пәнҗешәмбе

Кече һәм урта эшкуарлык субъектлары һәм сәнәгать парклары резидентлары продукциясен сатуны киңәйтү максатыннан Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы «Корпорация МСП» АҖ һәм «ЦКР ИННОКАМ «АҖ белән берлектә 2023 елның 6 октябрендә төзелеш сәүдә челтәрләрен тәэмин итүче көнен үткәрәчәк. Чара ТР Эшкуар йортында (Казан шәһәре, Петербург урамы, 28)узачак.

Чарада заказчылар сыйфатында төзелеш материаллары өлкәсендәге эре ритейлерлар катнашачак:

  • ООО «АГАВА», сеть МЕГАСТРОЙ,
  • ООО «ВсеИнструменты.ру»,
  • ООО «МАКСИДОМ».


Катнашучылар өчен В2В һәр компания белән үз продукциясен китерү шартларын төгәлләү һәм презентацияләү өчен сөйләшүләр оештырылачак.

Чара программасы һәм теркәлү сылтама буенча бар: https://event-innokam.timepad.ru/event/2582924/. чарага 2023 елның 2 октябренә кадәр теркәлгән катнашучылар гына керә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International