Моның өчен түбәндәге шартлар үтәлергә тиеш:
оешманың (автомәктәпнең) белем бирү эшчәнлегенә лицензиясе булырга тиеш, шул исәптән өстәмә һөнәри белем бирү программалары буенча;
оешма (автомәктәп) РФ территориясендә булырга тиеш;
🔹 укыту башланган көнгә ана капиталы кулланылган баланың яше 25 яшьтән артмаска тиеш;
ана капиталына хокук биргән бала 3 яшькә җитәргә тиеш.
Әгәр дә барлык шартлар үтәлсә:
🔹 оешма (автомәктәп) белән өч яклы тәртиптә килешү төзергә кирәк (оешма, сертификат иясе, бала).
🔹 Социаль фондның территориаль органына мөрәҗәгать итәргә яки СФР сайтында шәхси кабинет аша ана капиталы акчаларын электрон рәвештә куллану турында тиешле гариза бирергә https://es.pfrf.ru/login/ яки дәүләт хезмәтләре порталында https://www.gosuslugi.ru/. ;
Мәгариф хезмәтләре өчен түләү килешүдә күрсәтелгән сумманы оешма хисабына күчерү юлы белән башкарыла