Лениногорск социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә “Күп балалы гаиләләргә социаль ярдәм чаралары” дигән темага очрашу узды

2023 елның 21 сентябре, пәнҗешәмбе

20 сентябрьдә «Демография» милли проекты кысаларында Лениногорск районының «Исток-башлангычта» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы күп балалы гаиләләргә түләүләр турында мәгълүмат бирде.

Чара барышында белгеч катнашучыларны күп балалы гаиләләр өчен каралган түләүләр төрләре белән таныштырды, шулай ук алар дәгъва итә алган ташламалар турында сөйләде, сорауларга җавап бирде. Чара ахырында барлык катнашучыларга мәгълүмат буклетлары бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International