13 сентябрь кичендә Лениногорск шәһәре, Спорт урамы, 2 адресы буенча урнашкан фатир янган, анда бер ир-ат яшәгән.
Янгын урынында түбәндәге хәл күзәтелә: тышкы билгеләр буенча беренче подъездның 1 катындагы ачык тәрәзәдән төтеннең интенсив бүленеп чыгуы, баскыч ячейкасында һәм 2 нче катта төтен чыгуы күзәтелә.
Янгын сүндерү подразделениесен күршеләре каршы ала, алар фатирда беркем дә юк, янгын учагы бүлмәнең уң ягында урнашкан дип хәбәр итә. Янгын сүндерү подразделениесе килгәнче, йортның 11 кешесе, шул исәптән өч зыян күрүче эвакуацияләнә.
Аларның берсе Лениногорск үзәк район хастаханәсенә 1,2 дәрәҗә тән пешүе буенча озатыла. тагын ике зыян күрүче,шулай ук хастаханәдә.
Хөрмәтле лениногорскилылар, үзегез һәм якыннарыгызга янгын чыгуы турында кисәтер өчен, автоном янгын хәбәр иткеч урнаштырыгыз. Шуның белән сез үзегезне һәм якыннарыгызны фаҗигадән сакларсыз!