Лениногорск шәһәре Башкарма комитеты, Ленин-Моряков урамнары киселешендә юл-транспорт һәлакәтләре еш булу сәбәпле, юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе тарафыннан әлеге киселештә светофор объекты урнаштыру турында карар кабул ителүе турында хәбәр итә. Шәһәр һәм район хезмәтләре тарафыннан әлеге объектны урнаштыру буенча барлык кирәкле чаралар үткәрелде.
Светофор 18 сентябрьдән эшли башлаячак. Җәяүлеләрне һәм машина йөртүчеләрне юлның әлеге участогында игътибарлы һәм уяу булырга чакырабыз!