Лениногорскида интернат-йортта яшәүчеләр өчен чара уздырылды

2023 елның 15 сентябре, җомга

"Логос" балалар һәм яшьләргә психологик - педагогик ярдәм үзәге" МБУ белгечләре һәм волонтерлары һәм 10 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең сыйныф җитәкчеләре «Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорт» ГАУСО  пенсионерлары, инвалидлары өчен чара оештырдылар.

Алар территорияне чүп-чардан һәм яфраклардан җыештырганнар. Аннары концерт булды, анда балалар гитарада уйнап, шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. «Логос» белгечләре Диләрә Мортазина һәм Ирина Седова картлар һәм инвалидлар өчен эчке киеренкелекне бетерү буенча дәресләр үткәрделәр.

Чара ахырында балалар өлкәннәргә яхшы теләкләр язылган йөрәк сурәтләре калдырдылар һәм тәм-томнар бүләк иттеләр. 

Чара «Бердәмлек» грант проекты кысаларында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең яшьләр сәясәте учреждениеләре өчен грант конкурсы контекстында уздырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International