Мэриядә район Башлыгы Рәгать Хөсәенов махсус хәрби операция зонасы хәрбиләренә Суворов медальләре һәм хәрби хәрәкәтләр ветераны таныклыгы тапшырды.
Борис Борисов һәм Сергей Андреевка Россия Президенты В.В. Путин Указы нигезендә, Суворов медальләре тапшырылды. Олег Разуваев хәрби хәрәкәтләр ветераны таныклыгы алды.
Борис Анатольевич Борисов – тумышы белән Ивановка авылыннан. Ул махсус хәрби операция зонасына үзе теләп узган елның августында китә. Аннары озак та үтми, 27 сентябрьдә күкрәгенә һәм кулына яра ала, мина кыйпылчыгы тия.
Сергей Николаевич Андреев Лениногорскида яши, узган елның августында үзе теләп махсус операция зонасына китә, декабрь аенда яралана.
Олег Юрьевич Разуваев запастагы сержант, Әфганстан хәрби хәрәкәтләрендә катнашкан. Узган елның октябрендә контракт төзеп, СВОга китә. Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.
Район башлыгы Рәгать Хөсәенов МХО зонасына китәргә батырчылык иткәннәре, хәрби операция зонасында күрсәткән кыюлыклары өчен рәхмәтен белдерде. “Сезнең кебек кыю улларны үстергән барлык әниләргә зур рәхмәт. Тормыш иптәшләре өчен борчылып, аларның кайтуын көткән ханымнар – шулай ук зур хөрмәткә ия. Илләрдә тынычлык урнашып, исән-имин яшәргә булсын”, - дип теләде.