Татарстан Республикасы буенча ОПФР эшкә сәләтсез гражданнарны караучыларга компенсация түли

2023 елның 13 сентябре, чәршәмбе

Бүгенге көндә Лениногорск районында 3 меңгә якын кеше пособие ала

Түләүне I төркем инвалидларны, медицина учреждениесе нәтиҗәсе буенча даими  карауга мохтаҗ булган яки 80 яшькә җиткән өлкәннәрне, 18 яшькә кадәрге инвалид балаларны һәм I төркем балачактан инвалидларны караучы гражданнар рәсмиләштерә ала.

Шуны белү мөһим: түләү пенсия яки эшсезлек буенча пособие алмаган эшкә яраксыз гражданнарга гына бирелә.

Эшкә сәләтсез затларны карау буенча компенсация түләү күләме 18 яшьтән өлкәнрәкләргә:

1 200 сум;

18 яшькә кадәрге инвалид балаларны яки I төркем балачактан инвалидларны караган вакытта айлык түләү күләме:

- Ата-аналарга (уллыкка алучыларга) яки опекуннарга (попечительләргә)10 000 сум;

Пенсионерга билгеләнгән пенсиясе белән бергә пособие түләнә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International