Лениногорск шәһәренең Үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре, республика күләмендә, ачык һавада үтә торган «ЛитЛето!» фестиваленә кушылды. Әлеге фестиваль Татарстанның берьюлы 11 шәһәрендә, шул исәптән Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Нурлат, Түбән Кама, Бөгелмә, Арча, Менделеевск, Кукмара, Яшел Үзән һәм безнең яраткан Лениногорск шәһәрендә дә үтте.
"Балерина" фонтаны янында узган әлеге әдәби фестиваль ачык һавада узучы чараларга йомгак ясап үткәрелде.
Бирегә төбәгебездә яшәп иҗат итүче шагыйрьләр, прозаиклар, шигърият сөючеләр, автор - башкаручылар, шәһәр һәм районыбызның иҗади интеллигенциясе, шәһәр халкы һәм кайткан кунаклар җыелды.
Фестивальнең хедлайнерлары: прозаик, публицист, язучы, Россия Язучылар берлеге әгъзасы, Ш.Бикчурин исемендәге премия лауреаты Юрий Бормотов һәм шагыйрь, публицист, Ш.Бикчурин исемендәге “Чишмә” әдәби-иҗат берләшмәсе җитәкчесе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Россия Гуманитар фәннәр академиясенең шәрәфле академигы, Ш.Бикчурин, С. Сөләйманова исемендәге премияләр лауреаты Таһир Шәмсуаров иде.
Шулай ук фестивальдә катнашырга теләгән язучы-шагыйрьләр дә бу көнне үзләренең шигъри һәм музыкаль сәләтләрен күрсәтә алдылар.
“Әдәби Лениногорск” күргәзмәсендә исә һәркем күңеленә хуш килгән китаплар, төбәгебезнең язучы–шагыйрьләре иҗаты туплаган җыентыклар белән танышты. Әлеге чара күңелләрдә җылы хисләр калдырды...