Лениногорск егетләре картинг буенча Татарстан Беренчелегендә һәм Чемпионатында катнаштылар

2023 елның 12 сентябре, сишәмбе

9-10 сентябрьдә Чаллы шәһәренең «Техногород» картодромында картинг буенча Татарстан Беренчелегенең һәм Чемпионатының алтынчы этабы узды.

Безнең шәһәрдән ярышларда тренер Гамза Станислав Николаевич җитәкчелегендә өч егет катнашты.
Микро классында, катнашучыларның яше 6-8 яшь, Николаев Егор чыгыш ясады.

Тренировкаларда һәм финал заездында  иң яхшы вакыт күрсәтеп, җиңү яулады.

Сезон нәтиҗәләре буенча 2023 елда барлык ярышларда җиңеп үз классында Татарстан чемпионы булды!

Прохоров Степан,  Пилот классы, катнашучыларның яше 9 -15 яшь, квалификациядә һәм узышта 5нче урын өчен көрәште, әмма финал заездының беренче әйләнешендә ярыштан төшеп калды.

Иванчин Ярослав, Стриж классы, катнашучыларның яше 9-15 яшь, катнашучыларның беренче унлыгында ышанычлы урын алып торды, финал заездында 6 нчы позицияне алды.

Степан һәм Ярослав сезонның соңгы ярышында көч сынышачак, ул Лесхоз бистәсендә 16-17 сентябрьдә узачак.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International