Лениногорск районының гомуми белем бирү учреждениеләрендә балалар иминлеге айлыгы уза

2023 елның 8 сентябре, җомга

Лениногорск муниципаль районының гомуми белем бирү учреждениеләрендә 21 августтан 21 сентябрьгә кадәр балалар иминлеге айлыгы уза.

Балалар иминлеге айлыгы кысаларында 2023 елның 15 сентябрендә шәһәр һәм районның барлык мәктәпләрендә Тормыш иминлеге нигезләре буенча Бөтенроссия ачык дәрес узды:

гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда мәгариф учреждениесе биналарыннан ашыгыч эвакуацияләү;

террорчылык актлары янаганда гамәлләр;

янгын чыккан очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, сулыкларда куркынычсызлык, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International