"Логос" балалар һәм яшьләргә психологик - педагогик ярдәм үзәге" МББУ базасында педагог-психолог Мортазина Диләрә Рәис кызы яшьләр белән "Медиаграмотность"темасына төркем дәресе үткәрде.
Әлеге чараның максаты: балаларны интернетта көткән куркынычлар белән таныштыру һәм бу куркынычлардан сакланырга өйрәтү.
Диләрә Рәис кызы балалар белән "Интернетта куркынычсызлык кагыйдәләре" дигән интеллектуаль викторина һәм медиограммалылык буенча төрле интеллектуаль биремнәр үткәрде.
Балалар игътибар белән тыңладылар, сорауларга җавап бирделәр, биремнәрне актив башкардылар.