Лениногорск социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә профилактик чара узды

2023 елның 7 сентябре, пәнҗешәмбе

6 сентябрьдә Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы тарафыннан алкоголь эчемлекләр куллануга тискәре мөнәсәбәт формалаштыру, сәламәт яшәү рәвеше, үз-үзеңне танып белү, үз-үзеңне үстерү өчен уңай юллар эзләү максатыннан «Алкоголь җанны һәм ихтыярны юк итә» дигән темага чара үткәрелде.

Чарада социаль хезмәтләр алучылар катнашты.

«Алкоголизм» авыруының таралуы, алкоголь исереклегендә булган кешеләрнең законсыз гамәлләре статистикасы, кешенең традицион һәм рухи кыйммәтләре, шулай ук алкоголизмга каршы көрәшнең профилактик чаралары ысуллары һәм формалары турында фикер алыштылар.

Чара ахырында катнашучыларга буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International