«Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгышында ат спорты һәм атчылыкны үстерү» программасын гамәлгә ашыру кысаларында 2023 елның 16 сентябрендә «Татнефть» ААҖ социаль объектлар идарәсе «Рангоут» күнегү пункты территориясендә ат спорты ярышлары – йөгерү һәм чабышлар узачак. Үткәрү урыны: Татарстан Республикасы, Әлмәт районы, Кичучат авылы.
Төп вакыйгалар: «Татнефть-Дерби» (4 еллык ат токымнары өчен заезд) һәм «Нурлат ат заводы Кубогы» (Нурлат ат заводында туган 3 яшь һәм аннан өлкәнрәк ат токымнары өчен чабыш) призлары уйнатылачак.
Катнашу өчен гаризаны «Ярышлар үткәрү турында нигезләмә»нигезендә бирергә кирәк.