Росмолодежь 20 августта үзенең Грант конкурсының 2 нче сезонын башлап җибәрә. Грантның максималь күләме 1 000 000 сумга кадәр, ә минималь күләме 5 000 сумга кадәр булачак. Конкурста Россия Федерациясенең 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге гражданнары катнаша ала. Моның өчен 24 сентябрьдә 16:00 сәгатькә кадәр «Россия яшьләре» системасында теркәлү узарга кирәк.
Физик зат 18 номинациянең 1сендә 1дән артык гариза бирергә хокуклы түгел.
Җиңүчеләр грант акчаларын 2023 елның 1 декабреннән 2024 елның 30 ноябренә кадәр тормышка ашыра алачак. Конкурсның тулы кагыйдәләре белән конкурс турында белдерүдә http://Объявлении о проведении конкурса танышырга мөмкин.