Район башлыгы Рәгать Хөсәенов алдагы атнага төп бурычларны билгеләде

2023 елның 4 сентябре, дүшәмбе

Бүген мэриянең утырышлар залында «Эшлекле дүшәмбе» атналык киңәшмәсе узды, аны Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов үткәрде. Залда район һәм шәһәр башкарма комитетлары һәм Советлары җитәкчеләре һәм урынбасарлары, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, хезмәт күрсәтүче оешмаларның җитәкчеләре һәм директорлары җыелды.

Барлык җитәкчеләр дә агымдагы атнада башкарылган эшләр һәм алдагы атнага планнары турында хәбәр иттеләр.

Район башлыгы җитәкчеләргә киләсе атнага төп бурычларны билгеләде:

-Лениногорск районында көзге чакырылышка  әзерлек,  көзге чакырылыш 1 октябрьдән 31 декабрьгә кадәр башлана;

- хезмәт күрсәтүче оешмаларга кышкы сезонга әзерлек эшләрен тәмамларга, коры агачларны җыярга һәм кисәргә, фонтаннарны чистартырга;

- урып-җыю кампаниясен, басуларны эшкәртүне тәмамларга;

- Россиянең өч Герое истәлегенә бокс буенча 2нче турнирны лаеклы дәрәҗәдә уздырырга .

-16 сентябрьдә узачак «Милләтләр кроссы-2023» спорт-массакүләм узышына әзерлек эшләрен башларга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International