«Экология – һәркемнең эше» III Халыкара балалар-яшүсмерләр премиясенә гаризалар кабул итү дәвам итә. Исегезгә төшерәбез, Конкурсны табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт оештыра.
«Экология – һәркемнең эше» премиясе 2021 елда әйләнә-тирә мохитне саклауга, табигатькә сакчыл мөнәсәбәткә, экологик мәгърифәткә һәм экокультураны популярлаштыруга багышланган кызыклы идеяләрне, инициативаларны һәм проектларны хуплау өчен булдырылган.
Премиядә барлыгы 12 номинация: 10 аерым – «Экомир», «Экоблогер», «Экомультфильм», «Экопроект», «ESG-поколение», «Экотуризм», «Экомәгърифәт», «Җан экологиясе», «Экорәсем», «Экофокус» һәм икесе команда белән катнаша торган – «Экогаилә» һәм «Экомәктәп». Номинацияләргә бәйле рәвештә проектта балалар, яшьләр һәм өлкән буын катнаша ала. Гаризалар сайтта быелның 2 октябренә кадәр кабул ителә: https://экологияделокаждого.рф.