Россиядә 2023 ел укытучы һәм остаз елы дип игълан ителгән, шулай ук РФ Мәгариф министрлыгының Эксперт советы тарафыннан, Россиянең мәгариф учреждениеләрендә 2024 елга мәктәп театрлары булдыру каралган. Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма театры укучыларның һәм педагогларының иҗади потенциалын тормышка ашыру өчен беренче профессиональ фестиваль - конкурс үткәрергә планлаштыра.
"Театр без возраста" мәктәп театрлары конкурсы һәм "Гаилә традицияләре" гаилә театрлары республика фестивале мәктәп укучылары һәм гаиләләрнең иҗатына ярдәм итү өчен оештырыла. Төп максат буыннарны берләштерү, иҗат процессында социаль элемтәләрне ныгыту. Нәтиҗә, гала-концерт булачак, анда һәр юнәлештә (мәктәп һәм гаилә) 3 җиңүче игълан ителәчәк.