М. Горький исемендәге паркта "Логос" балалар һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм үзәге белгечләре сәламәтлек темасына квест үткәрделәр.
Әлеге чараның максаты: яшьләрдә үз сәламәтлекләренә игътибарлы һәм сакчыл караш булдыру, биремнәрне хәл итү, командада эшләү күнекмәләрен камилләштерү, якыннарына аңлау һәм ярдәм күрсәтүне өйрәтү иде. Балалар командада биремнәр үтәделәр, сорауларга җавап бирделәр.
Квест ахырында парктагы спорт мәйданчыгына бардылар, анда балалар үз сәламәтлекләренең төрле компонентлары турында белемнәрен күрсәттеләр һәм спорт күнекмәләрен үстерделәр.