Бүген Лениногорск районына эш визиты белән «Ватанны саклаучылар» фонды директоры Гүзәл Удачина килде.
Гүзәл Удачина хөрмәтле кунак сыйфатында бүген 6 нчы мәктәптә тантаналы линейкада булды.
Шулай ук тантаналы линейкада хөрмәтле кунаклар арасында: Лениногорск районы башлыгы урынбасары Сергей Тимаков, 2-нче танк ротасы командиры, өлкән лейтенант, Россия Федерациясе Герое Рәсим Баксиков һәм башкалар катнашты.
Беренче сыйныф укучыларына, укучыларга, педагогларга һәм ата - аналарга сәламләү сүзе белән мәктәп директоры Никифорова Ирина Александровна мөрәҗәгать итте.
Депутатларның район һәм шәһәр Советлары карары нигезендә 6 нчы мәктәпкә Россия Федерациясе Герое Исламов Дамир Назирович исемен бирү турында карар кабул ителә.
2-нче танк ротасы командиры, өлкән лейтенант, Россия Федерациясе Герое Расим Баксиков 6 нчы мәктәпнең өлкән сыйныфлары өчен ачык дәрес үткәрде.
Геройлар аллеясында Рәсим Баксиков һәм Гүзәл Удачина чәчәкләр салдылар, Россия Герое Дамир Исламов каберендә булдылар, Нефть музеенда булдылар.
Шулай ук үз визиты вакытында Гүзәл Удачина һәм Расим Баксиков Лениногорск Никахлашу сараенда экскурсиядә булдылар, анда аларны ЗАГС бүлеге начальнигы Елена Миңнегалямова һәм Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов озатып йөрде.