25 августтан Ульяновск һәм Казан шәһәрләре арасында Волга елгасы буенча яңа рейслар эшли башлады.
Метеор атнага өч тапкыр йөри: җомга, шимбә һәм якшәмбе:
Казаннан 08: 00 сәгатьтә китә һәм Ульяновскига 12: 00 сәгатьтә килеп җитә.
Ульяновскидан Казанга 13:00 сәгатьтә китә һәм 17:00 сәгатьтә килә.
Юл вакыты 4 сәгать тәшкил итә.
Өлкән пассажир өчен билет бәясе бер якка 1500 сум, 5 яшьтән 10 яшькә кадәрге балалар һәм СВО катнашучылары өчен бер якка 1000 сум, 5 яшькә кадәрге балалар өчен юл йөрү бушлай.
Билетларны Казанның Елга порты кассаларында (белешмәләр өчен телефон: 8 (843) 233-08-08) яки туроператорлык компанияләрендә сатып алырга мөмкин.