Махсус салым режимнарын кулланганда актуаль мәсьәләләр вебинарда каралачак

2023 елның 1 сентябре, җомга

Күпчелек компанияләр һәм шәхси эшкуарлар  уңайлы салым режимын ничек сайларга, махсус салым режимын куллануның нинди нечкәлекләре бар кебек сораулар бирә.  Бу мөһим сораулар, чөнки салым салуның дөрес сайланган режимы салым йөкләмәсен фаразларга һәм исәп-хисапны дөрес оештырырга мөмкинлек бирә.

Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе хезмәткәрләре әзерләгән вебинар махсус салым режимнарын куллану барышында барлыкка килгән детальләрне һәм мәсьәләләрне тирәнрәк аңларга ярдәм итәчәк. Бу вебинар 2023 елның 7 сентябрендә 10:00 сәгатьтә булачак. Спикер сыйфатында Идарәнең юридик затларга салым салу бүлеге башлыгы Эльмира Хәмидуллина чыгыш ясаячак. Вебинарда катнашу бушлай, моның өчен эксперттан кыйммәтле белем һәм киңәшләр алу мөмкинлеген кулдан ыкындырмас өчен, сылтама буенча алдан теркәлү мөһим.

https://w.sbis.ru/webinar/4b8100f3-b72f-424c-bada-5bab22df88dc

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International