Белем көненә багышланган тантаналы линейкалар нефть техникумында һәм политехник колледжда узды

2023 елның 1 сентябре, җомга

Бүген, 1 сентябрьдә, Лениногорск районының барлык гомуми белем бирү учреждениеләрендә Белем көненә багышланган тантаналы линейкалар узды.

Лениногорск нефть техникумы һәм Лениногорск политехник көллиятенең тантаналы линейкаларында хөрмәтле кунаклар арасында Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов һәм РФ Дәүләт Думасының сигезенче чакырылыш депутаты Азат Ягафаров бар иде. Тантаналы линейкалар Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы флагларын күтәрүдән башланды.

Беренче курс студентларына, педагогларга сәламләү сүзе белән Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов мөрәҗәгать итте.

Шулай ук барлык катнашучыларга РФ Дәүләт Думасының сигезенче чакырылыш депутаты Азат Ягафаров, Лениногорск нефть техникасы директоры Игорь Врублевский һәм Лениногорск политехник көллияте директоры Рөстәм Минязев үгет-нәсихәт сүзләре белән мөрәҗәгать иттеләр.

Лениногорск нефть техникумы быел үзенең зур гаиләсенә 450 беренче курс студентын кабул итте,  быелгы уку елында ике йөздән артык студент политехник көллияттә белем алачак.

Аннары иң яхшы студентларны,  укытучыларны бүләкләү булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International