Татарстан Республикасы көнендә «Логос» балалар һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм үзәге белгечләре һәм волонтерлары "Юбилейный" паркында берничә чара үткәрделәр. Бу -флешмобта катнашу, анда балалар үзләренең иҗади потенциалын күрсәттеләр; асфальтта яраткан шәһәрләрен һәм андагы туганнарын бик теләп рәсемгә төшерделәр.
Бераз соңрак белгечләр һәм волонтерлар бәйрәм турында мәгълүмат белән тасмалар, буклетлар таратуны оештырдылар.
Ахырда хәрәкәтчән уеннар үткәрелде.